Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.08.2016

Россия авиакомпанияләре Төркиягә очу географиясен киңәйтә

Россия туристлары арасында Төркиядә ял итүгә ихтыяҗ арта. Шул сәбәпле, Россия һәм Төркия авиакомпанияләре арасында даими очышлар саны арта. Хәзер россиялеләр өчен Анталья белән беррәттән Даламан һәм Бодрумга рейслар гамәлгә кертелде. Бу хакта Туроператорлар ассоциациясенә сылтама белән "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә.

Элегрәк Росавиация Төркиягә рейсларны чикләүне бетерү турында игълан иткән иде.

Искәртеп узабыз: 9 августта Санкт-Петербургта Владимир Путин белән Рәдҗәп Тайип Эрдоганның очрашуы ниятләнгән, анда Төркия белән Россия арасында чартер рейсларны яңарту буенча фикер алышу көтелә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20