Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.07.2015

Россия азык-төлек продуктлары 10 елдан соң импортны тулысынча кысрыклап чыгарачак - РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы

РФ авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев илдә җитештерелгән азык-төлек продуктлары 10 елдан соң Россия базарыннан импорт товарларын кысрыклап чыгарырга тиеш, дип белдергән. Бу хакта "Спеццентручета в АПК" ФДБУ хәбәр итә.

"Хәзерге вакытта РФ авыл хуҗалыгы алдында торган төп бурыч - импортны алмаштыруны тизләтү. 10 ел дәвамында ил азык-төлек продуктлары 100 процентка Россия базарыннан импорт товарларын алмаштырырга һәм табигый, эволюция юлы белән кысрыклап чыгарырга тиеш", - дигән Ткачев Идел буе федераль округында агросәнәгатьне үстерү буенча конференция барышында.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта РФ Хөкүмәте авыл хуҗалыгына моңарчы күрелмәгән ярдәм күрсәтә: 5 елда авыл хуҗалыгы дәүләт программасы буенча якынча 2 трлн сум акча алачак. А.Ткачев билгеләп үткәнчә, девальвация, санкция һәм азык-төлек эмбаргосын истә тотып, хәзерге вакытта тотрыклы "авыл хуҗалыгы производствосы үсү" күзәтелә.

А.Ткачев Россия кибет кишләрендә ил продукциясенә ихтыяҗ бар, аны ил кулланучылары көтә, дип саный.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20