Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
19.05.2017

Россия Белоруссиядән сөт һәм сөт ризыклары кертүне чикләде

Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Россельхознадзор) Белоруссия җитештерүчеләренең кайбер төр продукцияләрен Россиягә кертүне чикләде. Аерым алганда чикләүләр коры сөт, сыр һәм майга кертелгән. Идарә тармагының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, чикләүләр 19 майдан гамәлдә булачак.

Әлеге чара кертелгән кайбер төр продукцияләргә карата ветеринария-санитария таләпләренең үтәлмәве белән бәйләп аңлатыла. Шунысы да игътибарга лаек: Россельхознадзор белгечләре кайбер җитештерүчеләрнең кабаттан кагыйдә бозу очракларын да фаш иткән. Белоруссиядә җитештерелгән продукция составында линкомицин, натамицин, ципрофлоксацин, шулай ук тилозин барлоыгы ачыкланган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций