Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.06.2017

Россия футболчылары бүген Венгрия җыелма командасы белән очраша

Бүген Россия футбол җыелмасы Будапештта Венгрия командасына каршы иптәшләрчә очрашу уздыра. Әлеге матч Австриядә җыеннар узган Россия футболчылары өчен Конфедерацияләр кубогына состав игълан ителер алдыннан соңгы сынау булачак.

Исегезгә төшерәбез, Конфедерацияләр кубогы 17 июнь – 2 июль көннәрендә Россиянең дүрт шәһәре – Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казанда уза. Россия җыелма командасының анда катнашачак составы әле тәгаен билгеле түгел. Ярыш кагыйдәләре буенча турнирда катнашачак 23 футболчының исеме 7 июньнән дә соңга калмыйча игълан ителергә тиеш.

Россия җыелмасы составында җыеннар узучы футболчылар арасында Казанның "Рубин" командасыннан ике уенчы – Максим Канунников белән Руслан Камболов та бар.

Бүгенге матч Мәскәү вакыты белән 21.30 сәгатьтә башлана. Әлеге матчтан соң Россия җыелмасы Мәскәүгә кайта һәм 9 июньдә Чили командасына каршы контроль матч уздыра.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20