Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.05.2017

Россия хатын-кызлар волейбол җыелма командасы дөнья чемпионатында катнашу өчен көрәшә

Бүген Хорватиядә Россиянең волейбол буенча хатын-кызлар җыелма командасы 2018 елгы дөнья чемпионатына сайлап алу турнирында беренче матчын уздыра. Көндәшләре – Австрия җыелма командасы.

Осиек шәһәренә Россия командасы 15 уенчы белән килде. Турнирда аларның 14е генә катнаша алачак. Баш тренер Владимир Кузюткин җитәкләгән тренерлар штабы әле турнирда Анна Лазаравадан башка чыгыш ясарга булды. Ә җыелма команда составындагы 14 уенчы арасында "Динамо-Казан" командасыннан ике волейболчы – Ирина Заряжко-Королёва белән Ирина Воронкова да бар.

Россия командасы Хорватиядәге турнирда А төркемендә чыгыш ясый. Көндәшләре – Хорватия, Венгрия, Греция, Австрия һәм Грузия командалары. Барлык матчлар да Хорватиянең Осиек шәһәрендә, 31 май – 4 июнь көннәрендә уза. Дөнья чемпионатында катнашу хокукын яулар өчен, төркемдә җиңүче булырга кирәк.

2018 елгы дөнья чемпионаты 30 сентябрь – 21 октябрь көннәрендә Япониядә узачак.

Россия җыелмасының тулы составы:

бәйләүче уенчылар – Вера Ветрова, Екатерина Панкова;
төгәлләүчеләр – Ксения Парубец, Юлия Кутюкова, Мария Фролова, Татьяна Кошелева, Ирина Воронкова;
диагональ уенчы – Наталия Гончарова;
үзәк блок куючылар – Екатерина Ефимова, Ирина Заряжко-Королёва, Ирина Фетисова, Екатерина Полякова;
либеро – Екатерина Третьякова, Алла Галкина.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20