Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
12.05.2017

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы баласызлыкка салым кертүне хупламый

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы баласызлыкка салым турындагы позициясе тискәре, министрлык башка стимуллаштыру тәкъдимнәре әзерли, дип белдергән министр Максим Топилин. Бу хакта РИА-Новости яза.

Россиядә баласызлыкка салым кертүгә карата фикерен сораган журналистларгаТопилин «Тискәре, әлбәттә», — дип җавап кайтарган.

«Без башка тәкъдимнәр әзерлибез. Җәзалау түгел стимуллаштыруны күздә тота торганнарын, — дигән ул. — Әлегә ачыклык юк, әмма алар, һәрхәлдә, халыкка, бала табучыларга ярдәм итү белән бәйле булачак».

Искәртеп узабыз, аз балалы гаиләләргә салым түләтү тәкъдиме белән Демография, миграция һәм төбәк үсеше институты директоры Юрий Крупнов чыккан. Ул бу тәкъдимен Владимир Путинга юллаган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин