Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
18.10.2017

Россия хөкүмәте 2018 нче ел өчен календарь буенча ял көннәрен раслады

Россия хөкүмәте 2018 ел цчен календарь буенча ял көннәрен раслады. Әлеге карарны 14 октябрь көнне Дмитрий Медведев имзалаган.

Әлеге карар нигезендә 6 һәм 7 гыйнвар көннәре шимбә һәм якшәмбе булганлыктан, 9 мартка һәм 2 май көннәренә күчереләчәк. 28 апрель, 9 июнь һәм 29 декабрь шимбә көн яллары 30 апрельгә, 11 июньгә һәм 31 декабрьгә күчерелә.

Шул рәвешле, россиялеләр 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ун көн, 23 февральдән 25 февральгә кадәр өч көн, 8 марттан 11 мартка кадәр дүрт көн, 29 апрельдән 2 майга кадәр дүрт көн, 9 майда бер көн, 10 июньнән 12 июньгә кадәр өч көн һәм 3 ноябрьдән 5 ноябрьгә кадәр өч көн ял итә алачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера