Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.10.2017

Россия Хөкүмәте дарулар белән тәэмин итүгә субвенцияләр күләмен арттырган

Россия Хөкүмәте инвалид балаларны дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау продуктлары белән тәэмин итүгә субвенцияләр күләмен арттыру турында карар имзалаган.Тиешле документ Россия Хөкүмәте сайтында басылып чыккан.

Бюджет ассигнованияләрен 720 млнга арттыру карары дәүләт социаль ярдәмен дәгъвалаучы кешеләр саны үсү сәбәпле кабул ителгән.

Бу елның II кварталында әлеге категория кешеләр саны 128 меңгә диярлек арткан. Хәзер дәүләт социаль ярдәменә хокуклы кешеләр саны 3,59 меңнән артып киткән.

Шулай итеп, быел Россия субъектлары инвалид балаларны дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау продуктлары белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан 33,1 млрд сум акча алачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20