Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
16.05.2017

Россия хоккейчылары дөнья чемпионатында алтынчы тапкыр уңышка иреште

Россия хоккей җыелмасы Германиянең Кельн шәһәре «Ланксесс-Арена» боз сараенда Латвия командасын тар-мар итте — 5:0. Бу Олег Знарок шәкертләренең дөнья чемпионатындагы рәттән алтынчы җиңүе булды.

Әлеге җиңү Россия командасын «А» төркемендә кабат беренче урынга күтәрде. Хәзер ил җыелмасы 6 у.е.ннан соң 17 очко туплады. Икенче урында баручы Америка җыелмасы исәбендә 15 очко бар. Бүген, 16 майда, Россия хоккейчылары төркем этабындагы соңгы матчын уздыра. Көндәше — Америка хоккейчылары. Матч 17:15 сәгатьтә башлана.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс