Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.09.2015

Россия хәрбиләре Сүриядә сугышмаячак - Путин

 Россия хәрбиләре Сүриядә гаскәри операцияләрдә катнашмаячак, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин һәм, Мәскәү Димәшкъка хакимият белән оппозиция килешү нокталарын эзләүдә һәм Сүриянең сәяси киләчәге буенча килешүләргә ирешүдә ярдәм итәргә әзер, дип өстәде.

 "Новости" РМА хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Президенты В.Путин Нью Йоркка БМО Генераль ассамблеясының 70 нче сессиясенә баргач, Америка журналисты Чарли Роузга CBS һәм PBS телеканаллары өчен биргән әңгәмәсендә: "Бу хәрби хәрәкәтләрдә безнең хәрбиләр катнашмаячак, сугышмаячак дигән сүз", - диде.

"Сез авацион һөҗүмнәр турындамы?" - дип ачыкламакчы булды журналист. "Мин территориядә сугыш, хәрби хәрәкәтләрне, пехотаны, моторизацияләнгән частьләрне күз алдында тотам", - диде Путин.

Россия алга таба да Сүриянең рәсми хакимиятенә оппозиция белән диалог өчен ярдәм итәргә әзер. "Без теләсә кайсы илдә, шул исәптән Сүриядә дә сәяси характердагы мәсьәләләр, барыннан да элек, аның халкы белән хәл ителергә тиеш дип саныйбыз, - диде Россия Президенты.- Без Мәсәкүдә нәкъ шуның өчен оппозиция вәкилләре белән Асад хөкүмәте вәкилләренең очрашулар сериясен оештырдык. Без уңайдан Женева конференциясендә катнаштык. Без алга таба да ике якны, рәсми хакимиятне, оппозицияне бер-берсе белән килешүгә этәреп, бу юнәлештә ярдәм итәргә әзер", - дип белдерде Россия лидеры.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20