Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.12.2015

Россия икътисады кризисның иң югары ноктасын узды – Путин

Россия икътисады кризисның иң югары ноктасын узды – ПутинРоссия икътисады кризисның иң югары ноктасын узды. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясе барышында белдерде. Аның сүзләренә караганда, инфляция темплары югары булуга (ел башыннан күрсәткеч 12,3 процент тәшкил итте), төп капиталга инвестицияләр кимүгә (5,7 процентка), халыкның реаль кереме кимүгә карамастан, статистика Россия икътисады кризисның иң югары ноктасыннан чыгуын күрсәтә.

Аерым алганда, агымдагы елның икенче кварталында эш активлыгы тотрыклану билгеләре күзәтелә. Сентябрь-октябрьдә эчке тулаем продукт үсеше 0,3 процент тәшкил итте. Майдан башлап сәнәгать продукциясен чыгару күләме кимү тукталды. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә уңай динамика күзәтелә, хезмәт базарында да тотрыклы вазгыять урнашты.

РФ Президенты фикеренчә, бу Хөкүмәтнең уңай эше турында сөйли.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20