Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.10.2016

Россия керлинг командасы Казандагы дөнья чемпионатта бишенче җиңүен яулады

Казанда катнаш командалар арасында керлинг буенча дөнья чемпионаты дәвам итә. Чемпионатның дүртенче көнендә Россия керлингчылары Казахстан командасын тар-мар итте – 12:1.

Составында Александр Крушельницкий, Анастасия Брызгалова, Мария Дуюнова һәм Даниил Горячев булган Россия җыелмасы төркем этабында моңа кадәр бер-бер артлы Испания (8:2), Чехия (7:5), Польша (9:4) һәм Дания (9:3) командаларыннан өстен чыккан иде.

14 октябрьдә старт алган турнир 22 октябрьдә төгәлләнә. Биредә 37 илдән катнаш командалар көч сынаша. Кичәге җиңүдән соң Россия спортчыларының төркем этабы төгәлләнгәнче үк турнирның 1/8 финал раундына узулары билгеле булды.

Бүген Россия спортчылары Австралия командасы белән очраша. Бу – төркем этабындагы соңгы матч.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20