Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.02.2016

Россия клублары уенчыларының Евро-2016да булган һәр көне өчен 6шар мең евро алачак

Европа клублары ассоциациясенә (ЕСА) керүче Россия клублары үз уенчыларының 2016 елгы Европа чемпионатында катнашуы өчен компенсация алачак.

Сишәмбе көнне Парижда ЕСАның генераль ассамблеясе узган, анда уенчыларның 2016 елгы Европа чемпионатының сайлап алу һәм финал турнирларында катнашканы өчен клублар арасында акча бүлү турында игълан ителгән.

"Күңелле хәбәрләрнең берсе бу сезоннан башлап, турнирның нинди этабына карамастан, милли җыелмаларга үз футболчыларын җибәргән клубларның уенчы катнашкан һәр матч өчен дүртешәр мең евро акча алуы булды. Ә турнирның финал өлешендә - уенчыларның җыелма составында үткәргән һәр көне өчен алтышар мең евро, ике көнлек әзерлек циклын да кертеп", - дип белдергән ТАССка биргән интервьюда ЦСКА генераль директоры Роман Бабаев.

ЕСАда Россия данын «Спартак», «Локомотив», ЦСКА, «Рубин» һәм «Зенит» яклый.     

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20