Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
14.09.2017

Россия һәм Төркия авыл хуҗалыгы мәсьәләләрен тикшерә

Кичә, 13 сентябрьдә Антальяда Төркия-Россия Авыл хуҗалыгы комитеты утырышы башланды. Бүген утырыш дәвам итә. Бу хакта «Анадолу» яза.

«Утырышта ике илнең техник тикшеренүләр, сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлеге һәм авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре тикшерелә», — дип белдерә агентлык хәбәрчесенә Төркия Азык-төлек министрлыгының идарә җитәкчесе Али Рәҗәп Назлы.

Бүгенге ябык утырышта Россия һәм Төркиянең авыл хуҗалыгы министы урынбасарлары да катнаша.

Әлеге утырыш — комитетның Россия һәм Төркия арасында авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзегәннән соң беренче очрашуы, диелә хәбәрдә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!