Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
02.08.2017

Россия Министрлар Кабинеты хастаханәләрнең яңа моделе проекты паспортын раслады

Россия Хөкүмәте «Беренче медицина-санитар ярдәме күрсәтүдә яңа медицина оешмасы моделен төзү» өстенлекле проекты паспортын раслады. Ул медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән. Бу хакта «Известия» газетасы хәбәр итә.

«Өстенлекле проектны тормышка ашыру чиратларны, табибка язылу, диспансеризация үтү вакытын кыскарту, шулай ук медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын арттыруга һәм пациентларның поликлиника эшендәге оештыру эше дәрәҗәсе белән канәгать булуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән «, — диелгән Министрлар Кабинеты сайтында басылган документка белешмәдә.

Проект 2023 елның 1 апреленә кадәр тормышка ашырылачак. 2018−2019 елларга планлаштырылган беренче этапта 300дән артык медицина оешмасын яңа төргә үзгәртеп күчерү буенча тәҗрибә алып барылачак.

2022 ел азагына инде дүрт меңләп оешманың яңача эшли башлавы көтелә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!