Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.10.2015

Россия мәктәпләрендә яңа 6,6 миллион урын булдырыла

Әлеге программа нигезендә Россия мәктәпләрендә 6,6 миллион яңа урын барлыкка килергә тиеш. Программа юктан гына эшләнелмәгән: демографик фаразларга караганда, 2025 елга кадәр мәктәптә белем алучылар саны 3,5 миллионга артачак.


Россия статистика хезмәте мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2014 елның 1 гыйнварына 10 800 мәктәптә (барлык мәктәпләрнең 24,8 %ы) укулар ике-өч сменада оештырылган. Аларда 1,8 миллион (14 %) бала белем алган. Ә 2015 елның 1 гыйнварына өченче сменада белем алучылар саны 13 270 укучы булган. Алар – Дагыстан, Ингушетия һәм Чечен мәктәпләре.

Россиядә 482 мәктәптә 633 бина авария хәлендә, 6192 мәктәптә 8261 бинага капиталь төзекләндерү үткәрергә кирәк, ә 4 896 мәктәптә (11,2 %) барлык төр уңайлыклар булдырылмаган. 2015 елда тузу дәрәҗәсе 9 меңнән артык мәктәптә  – 50-70, ә 6 мең белем йортында – 70 %тан да артып китә тәшкил итә.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20