Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.07.2017

Россия пенсионерлар өчен иң уңай булмаган илләр "бишлеге"нә кергән

Россия пенсионерлар өчен иң уңай булмаган илләрнең топ-5 рейтингына эләккән. Natixis финанс корпорациясенең 43 дәүләттән торган Global Retirement Index исемлегендә Россия 40нчы баскычта, дип яза “Газета.Ru”.

Рейтингны төзүчеләр теге яки бу илдә пенсиягә чыгучылар өчен сәламәтлек саклау өлкәсе, пенсия күләме, илдәге тормыш сыйфаты һәм гражданнарның матди иминлеге ни дәрәҗәдә уңайлы булуын бәяләгәннәр. Һәр үзенчәлек 0дән 100 процент үсеш шкаласы арасында билгеләнгән. 

Рейтинг башында Норвегия (86 процент уңайлы шартлар), Швейцария (84 процент), Исландия (82 процент), Швеция һәм Яңа Зеландия (80шәр процент) танылган.

Топ-10лыкка шулай ук Австралия, Германия, Дания, Нидерланд һәм Люксембург кергән.

Быел өч иң түбән урынны Бразилия (41 процент), Греция (40 процент) һәм Һиндстан (12 процент) яулаган. Россия күрсәткечләре 2017 елда -  36, 41, 58 һәм 47 процент (нәтиҗәдә – 45 процент) булган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. КОС С Новым Годом! Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»