Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.04.2017

Россия төбәкләрендә казыят институты кирәк – Җәлил Фазлыев

Россия төбәкләрендә казыят институты юк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев билгеләп үтте.

“Оренбургтан да, Башкортстаннан да хатын-кызлар “бездә казыйлар юк бит, хәл итегез инде” дип шалтыраталар. Бер караганда, казыйлар булмагач, алар мөфтиләрне чыгарырга тиеш инде. Болгар ислам академиясе матур гына эшләп китсә, Россиядән дин әһелләре җыела торган бер үзәккә әверелсә, мөфти белән киңәшеп, Россия төбәкләреннән Голәмәләр шурасы вәкилләрен җыеп, талак мәсьәләсендә уртак бер фикергә киләсе иде”, - ди Җәлил хәзрәт.

Аның әйтүенчә, талак буенча Татарстан өчен эшләнгән нигезләмәне бөтен Россия күләмендә кертү зарур. Баш казый талак мәсьәләсендә буталчык фикер йөрүен билгеләп узды. Аның әйтүенчә, аерылыр өчен өч талак кирәк, дип уйлаучылар ялгыша. Җәлил хәзрәт Фазлыев талак буенча кагыйдәләр турында да сөйләгән иде. Бу хакта биредә укый аласыз.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»