Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
07.09.2017

Россия тимер юллары Мәскәү – Казан югары тизлекле магистрален проектлауны төгәлләде

Россия тимер юллары Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрален проектлауны төгәлләде, дип белдерде Көнчыгыш икътисади форумында компаниянең беренче вице-президенты Александр Мишарин. Бу хакта Lenta.ru хәбәр итә.

Проект экспертизага тапшырылган инде. Моннан тыш, проектка «Ефәк юл» фонды аша Кытайдан инвестицияләр кертү турындагы уртак килешү һәм меморандумнар әзерләнгән.

Мишарин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта югары тизлекле тимер юлны йөк ташу өчен куллану мәсьәләсе карала. Бу — проектка кертелгән инвестицияләрнең нәтиҗәлелеген сизелерлек арттырачак.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин