Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
02.06.2017

Россия Төркиягә карата булган барлык чикләүләрне диярлек юкка чыгара

Россия Хөкүмәтенең Төркиягә карата булган, томат кертү буенча гына түгел, башка чикләүләрне бетерүгә кагылышлы да документы, тиз арада әзерләнеп, имзаланачак, дип белдергән Россия вице-премьеры Аркадий Дворкович журналистларга Петербург Халыкара икътисади форумында рәсми булмаган аралашуда. Бу хакта «Анадолу» мәгълүмат агентлыгы сайты хәбәр итә.

«Президент кул куйган Указ нигезендә, премьер хөкүмәт карарын имзалаячак. Бәлки бүген үк кул куяр. Анда [документта] томаттан тыш, башка яшелчәләр дә бар, әлбәттә», — дип билгеләп үткән Дворкович.

Шул ук вакытта Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев «Россия әле кимендә тагын өч ел үз базарына төрек томатларын кертүне чикләүне күз алдында тота», -дип хәбәр иткән иде.

Алдагы көнне Россия Президенты Владимир Путин «Төркия Республикасына карата кайбер махсус иктисади чараларны юкка чыгару турындагы» указны имзалаган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!