Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.10.2016

Россия Украина белән магистраль нефть үткәргечләрдән файдалану килешүен гамәлдән чыгарган

Россия белән Украина арасындагы 1995 елның 26 июлендә рәсмиләштерелгән магистраль нефть үткәргечләрдән файдалану турындагы килешүне гамәлдән чыгару турында карар кабул ителгән. Шул хактагы карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган.

РФ Хөкүмәте сайтында әйтелгәнчә, Украина территориясеннән уза торган Самара – Көнбатыш юнәлеш һәм Грозный – Армавир – Трудовая нефть үткәргечләре «Транснефтепродукт» АК бүлендек предприятиеләре тарафыннан файдаланыла. 2016 елның февралендә Украина участоклары Швейцариянең International Trading Partners AG компаниясенең “Транснефть” ГАҖ нә сатылган.

2015 елның 16 октябрендә килешүне Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт һәм Украинаның Монополиягә каршы комитеты хуплаган. “Шуңа бәйле рәвештә, Россиянең әлеге килешүдә катнашуы максатка ярашлы түгел”, - диелгән документка белешмәдә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20