Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.01.2016

Россия ватерполчылары - Европа чемпионатының 1/4 финалында

Россия җыелмасы ватерполчылары Европа-2016 чемпионатының 1/4 финалына юллама алды. Бүләкләр өчен көрәшне дәвам итү хокукы өчен квалификация матчында Россия командасы Германия җыелмасын отты.

Европа-2016 чемпионатында Россия җыелмасы өчен Казан "Синтез"ы сакчысы Артем Одинцов та чыгыш ясый.

Россия ватерполчылары чирекфинал ярышын бүген дөньяның хәзерге чемпионы - Сербия җыелмасына каршы үткәрә. Алар ярымфиналга чыгу өчен көч сынашачак, дип хәбәр итә "Синтез" командасының матбугат сәркатибе Ольга Камардина.

Россия җыелмасы - Германия җыелмасы 9:6 (2:2, 3:1, 2:1, 2:2)

Россия командасы өчен тупларны кертүчеләр: Магомаев (2), Бугайчук (2), Холод (2), Бычков (1), Лисунов (1), Гыйниятов (1).    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20