Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.05.2017

Россия волейболчылары дөнья чемпионатында катнашу хокукын яулады

Россиянең ир-атлар волейбол җыелма командасы 2018 елда узачак дөнья чемпионатында катнашу хокукын яулады. Сергей Шляпников җитәкләгән ил җыелмасы беренче мөмкинлектән үк уңышка иреште — Эстониядә узган квалификация турнирының җиңүчесе булды.

Россия волейболчылары Таллинда узган әлеге сайлап алу турнирында D төркемендә чыгыш ясады — Черногория, Румыния, Венгрия, Косово һәм Эстония җыелма командалары белән очрашты. Беренче дүрт көндәшен Россия волейболчылары 3:0 исәбе белән отты.

Соңгы тур алдыннан Россия һәм Эстония командалары икесе дә 12 очко туплаган һәм үзара очрашу дөнья чемпионатына юллама язмышын хәл итәчәк иде. Чөнки чемпионатта катнашу хокукы төркемдә беренче урын яулаган командага гына бирелә. Әлеге очрашуда Россия волейболчылары турнирда тәүге тапкыр көндәшләренә беренче партиядә җиңү яуларга мөмкинлек тудырды. Шуннан соң гына уен җебен үз кулларына алып, җиңүгә иреште — 3:1 (21:25, 25:21, 25:18, 25:19).

Эстония җыелмасына каршы хәлиткеч матчта иң нәтиҗәле уенчы булып, Казанның «Зенит» командасы волейболчысы, 19 очко туплаган Максим Михайлов танылды. Шунысы да игътибарга лаек: Максим Михайлов Черногория (14 очко) һәм Румыния (13 очко) командаларына каршы матчларда да иң нәтиҗәле уенчы булып танылды. Составта Максим Михайловтан тыш «Зенит» командасыннан тагын бер уенчы Артем Вольвич та бар иде.

2018 елгы дөнья чемпионаты 10−30 сентябрьдә Италия һәм Болгариядә уза. Анда 24 команда катнашачак.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!