Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
27.06.2017

Россия волейболчылары Ельцин Кубогы өчен көрәшне җиңүдән башлады

Екатеринбургта уза торган Ельцин Кубогының старт матчында Россия хатын-кызлар волейбол җыелмасы Казахстан командасыннан өстен чыкты — 3−0 (25:17, 25:5, 25:17). Быел турнир 15 нче мәртәбә уздырыла.

Россия волейболчылары чираттагы уенын бүген — 27 июньдә Төркия командасына каршы уздыра. Турнирда барлыгы 5 ил җыелмасы — Россия, Казахстан, Төркия, Сербия һәм Болгария волейболчылары катнаша. Беренче уен көнендә көчле состав белән килгән Сербия җыелмасы Болгария кызларын тар-мар итте — 3:0 (25:12, 25:15, 25:14).

Исегезгә төшерәбез, быелгы турнирда «Динамо-Казан» командасыннан бер юлы 6 у.е.нчы чыгыш ясый.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин