Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
04.09.2017

Россия волейболчылары Европа чемпионатында алтын медаль яулады

Россиянең волейбол буенча ир-атлар җыелма командасы Польшада узган Европа чемпионаты финалында Германия җыелмасыннан өстен чыгып, алтын медаль яулады. Бронза медаль иясе — Сербия җыелмасы.
Турнирның Краков шәһәрендә узган финал уены Россия егетләре файдасына 3−2 (25:19, 20:25, 25:22, 17:25, 15:13) исәбе белән төгәлләнде.
Хәлиткеч уенда иң нәтиҗәле уенчы булып Казанның «Зенит» командасы волейболчысы Максим Михайлов танылды. Ул 19 очко җыйды. Моннан тыш Максим Михайлов чемпионатның иң кыйммәтле уенычы (MVP) булып та танылды.
Исегезгә төшерәбез, Россия җыелма команда составында Казанның «Зенит» клубыннан өч волейболчы — Максим Михайлов, Артем Вольвич һәм Александр Бутько чыгыш ясады.
Сүз уңаеннан, бу — Россия волейболчыларының Европа чемпионатында икенче тапкыр җиңүе. Моңа кадәрге «алтын» 2013 елда яуланган иде. СССР тарихында 12 мәртәбә уңышка ирешелгән.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера