Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
26.07.2017

Россия җыелмасы Самсунда XXIII Сурдлимпия уеннарында медаль саны буенча алда бара

Ярышларның сигезенче көнендә Россия спортчылары 123 медаль (56 алтын, 38 көмеш, 29 бронза) иясе булды. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

23 медаль белән (8 алтын, 4 көмеш, 11 бронза) Төркия медаль зачетында бишенче урынны тота.
Лидерлар өчлегендә Украина җыелмасы (60 медаль — 14 алтын, 20 көмеш, 26 бронза) һәм Көньяк Корея (26 медаль — 9 алтын, 9 көмеш, 8 бронза).
Дүртенче урында — Кытай (20 медаль — 9 алтын, 8 көмеш һәм өч бронза).

Командаларның беренче унлыгына шулай ук Венесуэла, Белоруссия, Япония, Иран һәм Кения җыелмалары кергән.

Исегезгә төшерәбез: Начар ишетүче спортчылар катнашындагы XXIII Сурдлимпия уеннары Төркиянең Самсун провинциясенең 8 районында 37 спорт комплексында уза.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!