Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.08.2015

Россия җыелмасы WorldSkills дөнья чемпионатында югары осталыкка алты медаль яулады

 Россия җыелмасы Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә тәмамланган WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында югары осталыкка алты медаль яулады, дип хәбәр итә ТАСС.

Гомум зачетта беренче урынны Бразилия командасы алды, аңа 11 алтын, 10 көмеш һәм 6 бронза медаль тәтеде.

Россия җыелмасы мондый ярышларда нибары икенче генә тапкыр катнашканга, бу нәтиҗәне уңышлы дип санарга була. РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов "ике елдан узачак дөнья чемпионатында (Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә - ТАСС хәбәрчесе искәрмәсе), без хәрәкәттә 30-40 ел катнашып, зур тәҗрибә туплаган илләргә көндәшлек тудыра алачакбыз", - дигән фикерен җиткерде.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20