Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.09.2015

Россия җыелмасының Казанда Спортның су төрләре буенча ДЧда чыгышы канәгатьләнерлек түгел дип танылган

Россия Спорт министрлыгының Экспертлар советы Россия җыелма командасының Казанда узган Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатында ясаган чыгышы нәтиҗәләрен канәгатьләнерлек түгел дип таныган. Бу хакта журналистларга РФ спорт министры урынбасары Юрий Нагорных хәбәр итте, дип белдерә ТАССР.

Эксперт советы утырышы кичә 3 нче сентябрьдә үткән. “Совет Россия җыелмасының өйдәге Дөнья чемпионатындагы чыгышыннан канәгать түгел. Тренерлык штабын куәтләндеү турында рекомендация бирелгән”, - диде Нагорных.

Казандагы Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы гомумкоманда зачетында өченче урынны яулады. Россиялеләр Барселонада ике ел булган турнир нәтиҗәләрен кабатлады. Казанда спортчылар 17 медаль алды (9 алтын, 4 көмеш, 4 бронза), Испаниядә – 19 (9-6-4).

Шул ук вакытта быел үткән чемпионатта 9 алтын медальнең 8ен илкүләм командага синхрон йөзү осталары китерде, йөзүчеләр 4 медальгә лаек булды (1-1-2), суга сикерүчеләр – 3 (0-2-1), ачык суда йөзүчеләр һәм су тубы уйнаучылар медальсез калды.

Юрий Нагорных билгеләп узганча, РФ Спорт министрлыгы Бөтенроссия йөзү федерациясенә Россиянең йөзү һәм ачык суда йөзү буенча баш тренерлары Анатолий Журавлев һәм Алексей Акатьевны алмаштырырга тәкъдим иткән. “Бөтенроссия йөзү федерациясе һәм Спорт әзерлеге үзәгеннән ике җыелманың да тренерлары кандидатуралары буенча тәкъдимнәр көтеп калабыз”, - диде түрә.

Ачык суда йөзүдә россиялеләр медальдән мәхрүм калды. Моннан тыш, ир-атлар командасы олимпия лицензиясен дә отмады. Россия җыелмасының бердәнбер казанышы – 10 км га йөзүдә Анастасия Крапивинаның Олимпия уеннарына квота алуы.

Журавлев Россия командасы белән 2012 нче елның көзендә җитәкчелек итә башлый. Россия йөзүчеләре ДЧ-2015тә 4 медаль алды: бер “алтын”, бер “көмеш”, ике “бронза”.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20