Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
10.07.2017

Россиядә 350 меңнән артык кеше урман бете тешләп, табибларга мөрәҗәгать иткән

2017 елда Россиядә 350 меңнән артык кеше урман бете тешләп, медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Известия» җиткерә.

Инде 566 вируслы энцефалит очрагы һәм 1689 иксодлы боррелиоз очрагы теркәлгән, дип җиткергән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте.

«2017 елның 7 июленә медицина оешмаларына 364 620 кеше урман бете кадалу белән мөрәҗәгать итте, бу һәр еллык уртача күрсәткеч», — дип аңлаталар ведомствода.

Шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә Киров өлкәсендә, 2016 ел белән чагыштырганда, урман бетеннән зыян күрүчеләрнең 1,8, Санкт-Петербургта — 1,3, Мәскәү өлкәсендә 1,2 тапкырга кимүен билгеләп үткәннәр.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Болгар радиосы в Набережных Челнах Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха