Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
11.10.2017

Россиядә 60 урманда янгынга каршы көрәшәләр

Россиядә 2718 гектар мәйдандагы 60 урман янгынына каршы көрәш алып барыла. Бу хакта «Авиалесоохрана» оешмасына сылтама белән «Известия» язып чыкты. Кичә - 10 октябрьдә, гомуми мәйданы 202 гектар мәйдан биләгән 16 урман янгыны сүндерелгән.

Бүгенгә урман янгыннарының күпчелеге Приморье краенда теркәлгән. Биредә 56 урман янгынына каршы көрәш чаралары алып барыла. Аларның мәйданы 2,6 мең гектар. Өч районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

Моннан тыш урман янгыннары Төньяк Осетия һәм Еврей автоном өлкәсендә теркәлгән.

Урманда янгын куркынычы булган сезон илнең 54 төбәгендә ачылган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!