Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
27.04.2017

Россиядә алмаштырылырга тиешле 27 мең лифт исәпләнә

Төзелеш министрлыгы лифтларны тизләтелгән юл белән алыштыруны күздә тоткан яңа проектын эшләргә кереште, дип белдергән чәршәмбе көнне конференциядә Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень. «Коммерсант».ка сылтама белән бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«Безнең илдә 400 меңнән артык лифт бар. Төбәкләрдән җыелган бүгенге көн статистикасы буенча, 27 меңнән артык лифтны алыштыру сорала», — дип җиткергән ул.

Федерациянең һәр субъектында капиталь ремонт буенча төбәк операторлары эшли, алар планында лифтларны этаплап алыштыру каралган, 3−5 ел эчендә 27 меңнән артык лифтны алыштыру ниятләнелә, — дип белдергән министр.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера