Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
03.08.2017

Россиядә ана капиталы сертификаты буенча мөрәҗәгатьләр саны кимегән

Россиядә 2017 елның гыйнвар-июнь аралыгында бирелгән ана капиталы сертификатының саны узган ел белән чагыштырганда 23 процентны тәшкил итә. Әлеге мәгълүматны федераль казна үтәлеше турындагы докладта Хисап палатасы китерә, дип яза ТАСС агентлыгы.

«2017 елның башыннан ана капиталы алу өчен 352,5 мең сертификат бирелгән, бу 2016 ел белән чагыштырганда 23 процентны тәшкил итә», — диелә докладта.

Пенсия фондында белдерүләренчә, беренче ярты елда сертификатларның дүрт тапкыр кимүендә берниниди дә проблема юк. «Ана капиталы күпме кеше мөрәҗәгать итсә, шуның кадәр бирелә», — диләр матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2007 елдан бирле гамәлдә булучы ана капиталы — икенче яки аннан соңгы бала туган очракта гаиләгә бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм. 2016 елда Россия хөкүмәте әлеге программаны 2018 елга кадәр озайтты. Россия хезмәт министры Максим Топилин 2018 елда тәмамланырга тиешле ана капиталы программасын 2023 елга кадәр озайтырга тәкъдим иткән иде.

2015 елда ана капиталы күләме 453 меңнән бераз артык иде. 2016 елда сумма үзгәрешсез калды. Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга, белем алу өчен, ананың пенсиясен тәэмин итүгә яки инвалид баланы тернәкләндерүгә кулланырга мөмкин.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин