Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
10.05.2017

Россиядә аз балалы гаиләләргә салым түләтергә ниятлиләр

Россиядә аз балылы гаиләләрне салым түләргә мәҗбүр итүләре ихтимал. Бу идея күпбалалыларга ярдәм итү максатын тота. Шундый тәкъдим белән Демография, миграция һәм төбәк үсеше институты директоры Юрий Крупнов чыккан. Ул бу тәкъдимен Владимир Путинга юллаган. Бу хакта «Известия» яза.

Крупнов идеясе буенча, «Күпбалалы гаиләләр статусы турында"гы федераль закон концепциясенең проекты үз эченә бер төркем ярдәм чараларын ала. Шул исәптән, мондый чараларга бала тәрбияләү эшчәнлеген хезмәт стажына тиңләштерү, коммуникацияләр белән тәэмин ителгән җир кишәрлеге бирү һәм Россиядә аз балалыкка салым кертү (сәламәтлек ягыннан тайпылышлар булмый торып, баласызларга һәм бер балалыларга). Салым күләме әлегә билгеләнмәгән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!