Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
02.08.2017

Россиядә балаларны Интернетта милли система ярдәмендә сакларга җыеналар

Россиядә балаларны тискәре мәгълүмат һәм контенттан Интернет милли фильтрлау системасы ярдәмендә сакларга җыеналар. Әлеге системага «ак исемлек"тә булган сайтлар гына керәчәк, дип яза «Известия».

2019 елның беренче кварталы азагына кадәр Интернет милли фильтрлау системасының архитектурасы һәм прототибы эшләнеп бетәргә, кирәкле ресурслар ачыкланырга тиеш. Ә 2020 елның беренче кварталы азагына системаны эшкә җигәргә ниятлиләр.

Интернетта куркынычсызлык лигасы җитәкчесе Денис Давыдов әйтүенчә, системаның ике вариантын тормышка ашырмакчылар. Аның беренчесе мәгариф оешмаларында гына фильтрлау уздырса, икенчесе барлык кулланучылар өчен гамәлдә булачак. Фильтрланмаган контент белән танышырга теләүчеләр интернет белән тәэмин итүче оешмага гариза язарга яисә моны шәхси кабинет аша хәл итәргә тиеш була.

Сүз уңаеннан, Интернетта куркынычсызлык лигасының 1 миллионнан артык ресурсы булган үз «ак исемлеге» бар.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций