Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.03.2015

Россиядә БДИның тиешле вакытыннан алда бирелә торган этабы башлана

23 марттан 24 апрельгә кадәр Россиядә Бердәм дәүләт имтиханының тиешле вакытыннан алда бирелә торган этабы башлана. Анда Россиянең 9 меңгә якын укучысы катнаша.

Вакытыннан алда бирелүче БДИны алдагы елларда мәктәп тәмамлаучылар һәм педагогик совет карары буенча рөхсәт бирелгән быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары тапшырачак. Бүген база дәрәҗәсендәге математика буенча беренче ихтихан узачак. Татарстанда аны 16 кеше бирә.

Искәртеп узабыз: быел математика буенча БДИ база һәм профиль дәрәҗәләренә бүленгән. База дәрәҗәсендәге БДИ математиканы гомум үсеш өчен өйрәнүче укучылар, шулай ук математика югары дәрәҗәдә белү таләп ителмәгән вуз абитуриентлары тарафыннан бирелә.

Профиль дәрәҗәсендәге БДИны математика һәм катнаш дисциплиналарны киләчәк һөнәри эшчәнлекләрендә файдаланырга ниятләүче чыгарылыш укучылары һәм абитуриентлары тапшыра.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, профиль дәрәҗәсендәге математиканы вакытыннан алда тапшыру 26 мартка билгеләнгән. Татарстанда аны 68 кеше бирергә җыена.

30 мартта рус теле буенча БДИ тапшырыла, анда республикадан 99 кеше катнашыр дип көтелә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20