Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.04.2016

Россиядә бензин һәм дизель ягулыгына акцизлар артты

 1 апрельдән Россиядә бензин һәм дизель ягулыгына акцизлар 2 1әм 1 сумга артты.

Автомобиль бензинының акциз ставкасы 1 литр  бензинга 2 сум исәбеннән арта. 2016 елның 1 апреленнән 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак акциз нигезендә, 5нче класслы бензинның тоннасы 10 мең 130 сум торачак. Дизель ягулыгына акциз ставкасы 1 литр ягулыкка 1 сум исәбеннән арта - тоннасы 5 мең 293 сумга кадәр.

Элегрәк 2016 елда бензин һәм дизель ягулыгы артудан РФның консолидацияләнгән бюджетына өстәмә табыш күләме 89,3 млрд сум тәшкил итәргә мөмкин дип хәбәр ителгән иде.

ТАСС билгеләп узганча, бу инде акцизларның бер елда икенче тапкыр үсүе. 1 гыйнвардан Евро-5 бензины ставкасы 36,1 процентка яки 2 сумга литры 7,53 сумга, ә дизель ягулыгы 20,3 процентка, литры 4,15 сумга кадәр артты. Соңгы тапкыр акцизлар елга ике тапкыр 2013 елда күтәрелгән иде.

Росстат бәйләгәнчә, 2015 елда бензин бәяләре 4,8 процентка арткан. Россия банкы фаразларына караганда, 2016 елның 1 гыйнварыннан бензин акцизы 1,5 сумга һәм апрельдән тагын 2 сумга артуы бензинның 10,4 процентка кыйммәтләнүенә китерәчәк.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20