Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.08.2017

Россиядә боҗралы хәрәкәт чатларында юл йөрү кагыйдәсе үзгәрә

Россиядә боҗралы хәрәкәт җайга салынган чатларда юл йөрү кагыйдәсе үзгәрергә мөмкин. Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан шул хактагы канун проекты эшләнгән, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа».

Документ текстыннан аңлашылганча, боҗралы хәрәкәт җайга салынган барлык чатларда да боҗра төп юл булачак. Хәзерге вакытта андый боҗраларда өстенлеккә ия булу өчен әйләнәгә керү юлларына «Юл бир» яисә «Туктаусыз хәрәкәт тыела» кебек юл билгеләре куелырга тиеш иде.

Документ буенча иҗтимагый фикер алышу 2017 елның 8 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Канун кабул ителсә, боҗралы чатка керә торган барлык машина йөртүчеләр дә әйләнәдәге транспорт чарасына юл бирергә тиеш булачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!