Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.09.2017

Россиядә хатын-кызларның хезмәт хакы ир-атларныкыннан 26 процентка түбән

Россиядә хатын-кызлар ир-атларга караганда дүрт тапкыр кимрәк хезмәт хакы алып эшли, дип җиткергән Россия хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

“Россиядә хатын-кызларның хезмәт хакы ир-атларныкыннан 26 процентка түбән, - дип җиткергән Россия хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец пәнҗешәмбе көнне 2017-2022 елларга хатын-кызлар мәнфәгатендәге илкүләм стратегияне тормышка ашыру буенча Россия хөкүмәте карамагындагы координацион совет утырышында.

Аның сүзләренчә, Россия хатын-кызлар һәм ир-атлар хезмәт хакы нисбәте күрсәткече буенча күп кенә чит илләрдән калыша. Вице-премьер билгеләп үтүенчә, 2015 ел йомгаклары буенча, Россиядә ир-атларның уртача хезмәт хакы - 38,6 мең сум, ә хатын-кызларның бары 28 мең сум гына. “Иң аз аерма мәгариф өлкәсендә күзәтелә", - дигән Голодец.

Ул шулай ук Россиядә хатын-кызларның барлык эшчәнлек тармакларында эшләвен, шул ук вакытта илнең социаль иминлеген һәм киләчәген турыдан-туры тәэмин итә торган хөкүмәт органнарында алар өлеше югары булмавын җиткергән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!