Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.02.2016

Россиядә илкүләм оборонага чыгымнар 160 млрд сумга киметелә

2016 ел бюджетында "Илкүләм оборона" бүлеге буенча чыгымнар 3,14 трлн сум каралган, ягъни финанслау 160 млрд сумга кыскара. Бу хакта "Ведомости" Россия Оборона министрлыгына якын чыганакка сылтама белән яза.

Агымдагы елда, икътисади вазгыятькә бәйле рәвештә, РФ хәрби чыгымнары 5 процентка киметелә. Әмма газетаның Дәүләт Думасындагы әңгәмәдәше хәбәр иткәнчә, парламентның түбән палатасына әле тиешле тәкъдимнәр килмәгән.

Кризис башланганнан бирле бу хәрби бюджетның беренче генә киметелүе түгел. 2015 елда хәрби чыгымнар 14 процентка кыскартылган иде, дип сөйләгән "Военно-промышленный курьер" басмасына оборона министры урынбасары Татьяна Шевцова.

2016 ел бюджетында "Илкүләм оборона" бүлеге буенча чыгымнар 3,14 трлн сум яки тулаем эчке продуктның 4 проценты күләмендә планлаштырылган.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20