Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
12.09.2017

Россиядә исерткеч эчемлек куллану ике тапкыр кимегән

Россиядә исерткеч эчемлек куллану бер кешегә 10,3 литрга кадәр кимегән. 2008 елда әлеге күрсәткеч якынча 18 литр булган. Бу хакта журналистларга Россия сәламәтлек саклау министрлыгының иҗтимагый сәламәтлек һәм коммуникацияләр департаменты башлыгы Олег Салагай белдерде.

«Бүген Россиядә исерткеч куллану бер кешегә якынча 10,3 литр тәшкил итә. Бу, әйтик, 10 ел элек булган күрсәткеч белән чагыштырганда, сизелерлек динамика. 2008 елда бездә бер кешегә якынча 18 литр хәмер туры килгән. Елдан-ел исерткеч куллану кими», — дип, түрәнең сүзләрен китерә РИА Новости.

Илнең сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле сүзләренчә, хәмерне чамасыз куллану аркасында килеп чыккан авырулар, аерым алганда, алкоголь психозы да кимүгә таба бара.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!