Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
08.09.2017

Россиядә җитештерүдә бәхетсезлек очраклары саны 18 процентка кимегән

Россиядә җитештерүдә бәхетсезлек очраклары саны 18 процентка кимегән. Бу хакта Көнчыгыш икътисади форумда Россиянең хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Всеволод Вуколов хәбәр итте, дип яза «Известия».

«Авыр нәтиҗәләр белән бәхетсезлек очраклары 18 процентка кимеде. 2017 елның беренче яртыеллыгында 2 меңгә якын фаҗига теркәлгән булса, 2016 елның шул ук вакытында аларның саны 2,44 мең булган, ягъни кимү күзгә күренә», -- дип белдерә Вуколов.

Аның сүзләренчә, Россиянең хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәте оешмаларда планнан тыш тикшерү барышында җитештерүдәге җәрәхәтләнүне кисәтүгә һәрвакыт игътибар бирә.

«Җитештерүдә үлемгә китергән җәрәхәтләнү очракларының иң күбесе 2017 елда төзелеш тармагына карый — 20 процент, эшкәртү өлкәсендә -16 процент, авыл хуҗылыгына һәм файдалы казылмалар табуга 14 һәм 12 процент туры килә», -- дип ачыклык кертте Вуколов.

Алда хәбәр ителгәнчә, Тамбов дары заводының бер цехындагы җитештерү участогы мастеры шартлау куркынычы булган объектларда техник куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен шартлы рәвештә биш елга хөкем ителгән. Нәтиҗәдә, кагыйдәләрне бозу биш кешенең үлеменә китергән.

Россиянең хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәте җитештерүдә иң зур сорау булган һөнәрне атаган. Оешмаларга инженерлар табу иң авыры санала.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!