Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
18.04.2017

Россиядә карабодайга бәя төшүе күзәтелә

Россия кулланучылар базарында хәл тотрыклыланды, һәм карабодайга бәя төшә башлады. Август азагыннан башлап бәя инде 17,9 процентка төшкән. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы хөкүмәт комиссиясе өчен ясаган докладында шундый саннар китергән, дип яза «КоммерсантЪ».

«2016 елның сентябре башыннан карабодай ярмасына бәя төшү күзәтелә. Кулланучы бәясе 1 килограмм карабодайга 77,51 сум тәшкил итә һәм бу август азагы белән чагыштырганда 17,9 процентка арзанрак», — ди министрлык.

Бу урында Россиядә карабодайга бәянең 2015 елдан бирле түбән төшкәне булмавын да искәртеп узарга кирәк. 2015 елның июлендә карабодайның 1 килограммы 66,9 сум булган.
Министрлык материалларында, кулланучы базарындагы хәл тотрыклы, дип бәяләнә. Ел башыннан уртача кулланучы бәяләре ипигә - 0,8 — 1,6 процентка, сөт һәм сөт ризыкларына — 2,5 — 5,7 процентка арткан. Ә шикәргә бәя төшү күзәтелә - апрельнең беренче атнасында шикәр 0,3 процентка арзанайган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс