Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.03.2016

Россиядә кыр эшләрен башкаруга бирелгән кредитлар күләме 12,6 процентка арткан

Россиядә кыр эшләрен башкаруга бирелгән кредитлар күләме 12,6 процентка арткан. Банклар биргән акчаның гомум күләме 22 млрд сумга җиткән, дип хәбәр ителә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында.

Сезонлы кыр эшләрен башкару өчен бирелгән кредит ресурсларының гомум күләме 22 млрд сумга кадәр җиткән, бу узган елның әлеге чорыннан 12,6 процентка күбрәк дигән сүз.

Нигездә, кредитларны "Россельхозбанк" АҖ һәм "Россия Саклык банкы" ГАҖ биргән.

Белешмә өчен. 2015 елда агросәнәгать комплексы предприятиеләре һәм оешмаларына сезонлы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 262,72 млрд сум кредит бирелгән булган.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20