Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.08.2015

Россиядә өлешләп җыелган акчага торак төзүдән баш тарту планлаштырылмый – Шувалов

Россиядә өлешләп җыелган акчага торак төзүдән баш тарту планлаштырылмый – Шувалов Россиядә өлешләп җыелган акчага торак төзүдән тулысынча баш тарту планлаштырылмый. Бу хакта бүген Казанда торак төзелешен үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә нәтиҗәләре буенча РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов журналистларның сорауларына җавап биргәндә белдерде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

И.Шувалов “Күп фатирлы йортларны һәм башка күчемсез объектларны өлешләп җыелган акчага төзүдә катнашу турында”гы 214 Федераль законга үзгәрешләр кертү планлаштырылуын шәрехләде. “Күчемсез милек базары күрсәткечләре төшү сәбәпле, алданган өлешләп түләүчеләр артканнан-арта. Без 214 нче законның билгеле проблемаларга һәм җитешсезлекләргә ия булуын күрәбез. Аларны бетерү зарур”, - дип ассызыклады РФ беренче вице-премьеры.

Россия Төзелеш министрлыгында махсус эшче төркем оештырылган, анда төбәк хакимияте вәкилләре дә кертелгән, дип белдерде. Аның сүзләренчә, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин шулай ук бу эштә катнашуга чакырылган.

Өлешләп төзүне камилләштерү механизмнарына һәм өлешләп түләүчеләр мәнфәгатьләрен яклауга килгәндә, РФ беренче вице-премьеры: “Проект башланганда һәм проект декларациясе басылганда, шул вакыттан алып проект финанс (банк) учреждениесе контроленда булырга тиеш. Төгәл йорт өчен акча күчерүче гражданнар шул сайланган йорт өчен түләгән булырга тиеш. Ә ул акчаларга алдагы объектлар төзелергә тиеш түгел. Бу очракта без үз кулларыбыз белән пирамида схемасы үсүенә юл куярга тиеш түгел. Бу хәзер бигрәк тә хәтәр”.

И.Шувалов сүзләренә караганда, 214 нче Федераль законга кертелергә тиешле үзгәрешләр намуслы төзүчеләрне канәгатьләндерергә һәм өлешләп түләүчеләрне якларга тиеш. Закон проекты Дәүләт Думасына көзге сессия дәвамында каралырга кертелер дип көтелә.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов: “Өлешләп җыелган акчага төзү – яхшы эш, әмма бүгенге вазгыятьтә үтә күренмәлелек юк. Фатир алырга теләүчеләр килешәләр, ә аннары? Проблема килеп чыккач, безгә киләләр. Безнең ярдәм чикләнгән. Шуңа күрә законга үзгәрешләр кертергә кирәк дип саныйм, бу үтә күренмәлелек өчен җаваплылык булдыруга кирәк”, - дип билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы билгеләп үткәнчә, Татарстан гамәлдәге Федераль законга үзгәрешләр әзерләүдә үз тәкъдимнәрен белдерәчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20