Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.06.2015

Россиядә миллионынчы тонна ашлык суктырылган

Россиядә гектарыннан уртача уңыш 39 центнер тәшкил иткәндә, 1,2 миллион тонна ашлык суктырылган. Бу югары күрсәткеч булып санала, дип белдерелә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында.
29 июньгә булган мәгълүматларга караганда, Россиядә бөртекле һәм кузаклы культуралар биләгән мәйданның 317 мең гектарыннан ашлык суктырылган, узган ел бу сан 456,5 мең га тәшкил иткән.
Краснодар һәм Ставрополь крайлары, Кырым, Адыгея, Калмыкия, Чечня республикалары, Ростов һәм Әстерхан өлкәләре һ.б. аграрийлар ашлык суктыруга керешкән.
Шулай ук Россия төбәкләрендә бәрәңге һәм яшелчә культураларын да җыеп алуга керешкәннәр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20