Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
11.09.2017

Россиядә сатылган экологияле автомобильләр өлеше 40%ка кадәр арткан

Экологик «чиста» автомобильләр сату өлеше 40 процентка кадәр җиткән. Бу хакта Халыкара энергетика агентлыгы тикшеренүенә таянып, «Известия» яза.

Шул рәвешле, 2005 елдан километрга 180 граммнан кимрәк углерод икеләтә оксиды чыгаручы экологияле җиңел машиналар сату дүрт тапкырга артып, бөтен сатылган машиналарның 40 процентын тәшкил иткән. Шул ук вакытта югары (кмга 240тан артык г) һәм чагыштырмача югары (180−240 г) дәрәҗәдә экологик зыян салучы машиналар сату шул ук нисбәттә 20%тан 10%ка кадәр һәм 70%тан 50%ка кадәр кимегән.

«Автостат» аналитик агентлыгында билгеләп үтелгәнчә, Россиядә автопаркны «яшелләндерү» дәүләт тарафыннан экологик таләпләрне катгыйландыру белән бергә бара. Хәзерге вакытта юлларга Евро-4 стандартыннан да түбәнрәк булмаган двигательле автомобиль генә чыгарыла. 10 ел элек Евро-2 двигательлеләр рөхсәт ителгән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!