Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.08.2016

Россиядә савылган сөтнең һәр өченче литры кәгазьдә генә - Союзмолоко

Россиядә савылган сөтнең һәр өченче литры кәгазьдә генә - Союзмолоко  Россиядә рәсми рәвештә җитештерелә торган сөтнең өчтән бер өлеше “кәгазьдә”генә савыла. Бу хакта Уфада узган матбугат конференциясендә Сөт җитештерү буенча илкүләм берлек (Союзмолоко) идарәсе рәисе Андрей Даниленко белдергән.

"Һәр өченче литр сөт - кәгазьдә генә"

“Хәзер без рәсми статистика буенча илдә елына якынча 30 млн тоннага якын сөт җитештерәбез, аларның яртысының диярлек хосусый секторда, крестьян-фермерлык хуҗалыкларында булуы күренә. Безнең исәпләүләр буенча, Россиядә елына 20 млн тоннага якын сөт җитештерелә, ягъни без 10 млн т тирәсе сөт кәгазьдә генә дип саныйбыз”, - дип белдергән Даниленко. Ул аеруча хосусый секторда савылган сөт күрсәткечләре арттырыла дигән фикердә. “Хәзер алып барыла торган авыл хуҗалыгы исәбен алу нәтиҗәсендә төгәл санны белербез дип ышанабыз”, - дигән ул.

Даниленко “кәгазь”дә савылган сөт очраклары исбатланган Башкортстанны мисалга китерде. Анда яңадан санап карагач, күрсәткечләр 30 процентка кимегән. “Союзмолоко” берлеге мәгълүматлары буенча, Россиядә рәсми рәвештә 30 млн т сөт җитештерелә, шуның эшкәртүче предприятиеләргә нибары 12 млн тоннасы гына килә.

Россия Сөт берлеге башкаручы директоры Людмила Маницкая сөт җитештерү “арттырылган” Орлов өлкәсен, Карачаево-Черкесияне, Кырым Республикасын атап узган.

"Ялган күрсәткечләр өчен бездә күпме кешене җәзага тарттылар"

Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе Таһир Һадиев “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә үз фикерен белдерде. “Бу проблема турында беренче генә сөйләү түгел инде. Бүгенге көндә мин Татарстанны андый төбәкләр сафына керә дип уйламыйм. Бу мәсьәләгә Президентыбыз да бик таләпчән. “Булган әйберне генә сатып була” ди ул. Без шулай эшлибез дә, шәхси хуҗалыклардан 4 мең тонна сөт сатабыз. Безнең республикада “ялган” күрсәткечләргә каршы нык көрәшәләр. Шуның өчен бездә күпме кешене җәзага тарттылар бит. Әгәр сез Татарстан чигендә торсагыз, бездән зур машиналар белән Мәскәү, Себергә сөт ташыганнарын күрә аласыз. Без әле савылган сөтне үзебез дә үзләштереп бетерә алмыйбыз, көн саен 700 тоннага якын сөтне читкә чыгарабыз. Су чыгармыйбыз, сөт чыгарабыз бит. Кыскасы, мин республикада андый проблема күрмим”, - диде Таһир Һадиев.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20