Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.12.2015

Россиядә студентлар стипендияләре 2016 елның сентябрендә индексацияләнәчәк

Россиядә студентларның стипендияләре 2016 елның сентябрендә 4 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итте, дип яза "Интерфакс".

"Киләсе ел бюджетына 2016 елның сентябрендә стипендияләрне 4 процентка индексацияләү салынган", - дигән Ливанов.

Элегрәк министрлыкның Финанслар, бюджет процессын оештыру, мәгариф һәм фән методологияләре һәм икътисады департаменты директоры Михаил Алашкевич 2016 ел бюджетына студентларга социаль стипендияләргә өстәмә 1 миллиард сум акча каралган дип белдергән иде.

Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле студентлар арттырылган социаль стипендияләрне гыйнвар аеннан ук ала башлавын хәбәр иткән.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20