Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
18.07.2017

Россиядә урып-җыю эшләре колач җәя

Россиядә урып-җыю кампаниясе колач җәя бара. Искәртеп үтик, 2016 елда бөртектән 120,7 млн. тонна рекордлы уңыш җыелган иде. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы хәбәр итә.

«Һава торышы аркасында илнең көньягында урып-җыю эшләре ике атнага соңарып башланды. Кайбер субъектларда салкыннар һәм яңгырлар булганга күрә чәчү дә тоткарланган иде. Шулай да Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм экспертлар мәгълүматларына караганда, быел бөртеклеләрдән тулаем җыем 100−105 млн. тонна булыр дип көтелә. Бу азык-төлеккә дә, терлек азыгына да җитәчәк», — дип сөйли Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Ренат Сөләйманов.

Россиядә бөртек запасы шактый: төрле мәгълүматлар буенча ул 18,5 тән 19 млн. тоннага кадәр исәпләнә. Ил экспорт буенча узган елгы рекордны кабатларга мөмкин. «Аграр базар конъюнктурасы институты хисаплары буенча, читкә 37,5−39,5 млн. тонна бөртекле чыгарылырга мөмкин, — дип аңлатты Ренат Сөләйманов. — Татарстан үз чиратында урып-җыюга әзерләнә. Шул ук вакытта 2016 ел уңышын реализацияләү бара. Россия субъектларында анализлардан күренгәнчә, бәяләр ярыйсы тотрыклы».

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!