Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
13.11.2017

Россиядә яшәүчеләрнең 43 проценты гриппка каршы прививка ясаткан

Россиядә яшәүче 62,7 миллионнан артык кеше гриппка каршы привка ясаткан. Бу илдәге халыкның 43,4 процентын тәшкил итә. Әлеге саннарны кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) идарәсе китерә.

10 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Россиядә яшәүче 62,7 миллионнан артык кеше гриппка каршы привка ясаткан. Вакцинациянең җирле халыкны колачлау дәрәҗәсе буенча лидер төбәкләр — Тыва Республикасы (55,6 процент), Краснодар крае (54 процент), Санкт-Петербург (48, 4 процент) һәм Мәскәү (48 процент).

Ул көнгә Татарстанда привка ясатучылар саны 1,5 миллионнан артып киткән. Бу 41 процентны тәшкил итә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!